Болгатам хәтернең куз тулы күмерен…

Болгатам хәтернең куз тулы күмерен —
Кем идем мин сиңа?! Кем идем?!.
… «Сагынам!..»- дидең дә. Сабырым
Касәсе мөлдерәп түгелде.

Түгелдем. Ярату язларың мин идем.
Җаныңны яктыга төрүчең.
Кем өчен ваз кичтең сафлыктан?!.
Аклыктан ваз кичтең. Ни өчен?!.

Төнге күк күзләре-йолдызлар.
Күзләдек төн ката. Шаккатам —
Ят белән янганга кичләрең.
Нишләдең?!
Кичермәм! Кичәрмен әрнүне.
Әрнетми бу кадәр яраткан…

Ә бүген өметең бербөтен. » Ни булыр яңадан яңарса
Тыннарны пешерер иләс ут?!»
«Ничә кыш, ничә яз тоташ көз.
Сагынам!»- дисең… Соң! Хакың юк!

Ни хикмәт- мәхәббәт ят хаят…
Нибары юксыну. Ымсыну үткәнгә.
Мин сине онытып калдырам үткәндә!
«Үпкәлим!»- дисең син. Үпкәлә!

Күптәннән син минсез. Мин синсез.
Ярату чигендә. Хыяллар киселде.
«Сагынам!»-дисең син. Кирәкми…
Мин сине оныттым!.. шикелле…

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт